„КОЛЛЕКТИВ БЕРДӘМ БУЛГАНДА ЭШ ЫРАМЛЫ БАРА”

1 Июнь, 2017 - 16:17

„Рассвет” хуҗалыгы җитәкчесе Фидәрит Мирһаҗевның горурланып әйткән сүзләре бу. „Карышлылар” бригадасы дип язсагыз да була. Күрше авылның иң уңган егетләре тупланды 1нче бригадага. Агроном Данил Фархутдинов җитәкчелегендә чәчү кампаниясен кызу тоттылар, вакытында тәмамладылар”, — ди Фидәрит Фәтхинур улы.

Узган елның көзендә хуҗалык басуларында 450 гектар мәйданда уҗым арышы чәчелгән.

Язгы сабан культураларыннан бодай, арпа, солы барлыгы 800 гектар җирдә урнаштырылган. Сенаж хәзерләү өчен 150 гектар мәйданда суданка үләне чәчелгән. 1 июнь көнне бердәм бригада 150 гектар басуда карабодай чәчү эшләрен тәмамлады.

Бригада кырларында Фәйрүз Сәлимов һәм Марс Тукаев хезмәтләндергән ике чәчү агрегаты эшләде. „Егетләрнең куллары алтын, эш бүлешеп тормадылар, кем кайда өлгерә, шунда тырышлыкларын салдылар. Рәхмәт аларга!” — ди җитәкче.

Фирдәвес Әбраров, Рөстәм Шакиров, Илдус Баграмов, Аяз Габдрахманов, Сәгыйть Саяпов, Айрат Гыйззәтуллин, КамАЗ машинасы водителе Рәниф Шәйхетдиновлар — һәрберсе техниканы яхшы белә. Игенче хезмәтен кече яшьтән аңлап үскән, булдыклы егетләр кырыс табигать шартларында да сынатмый, аяз көннең һәр минутын файдалы итеп кулланырга омтыла.
Гөлнара ШӘЙМӨХӘМӘТОВА.
Рәсемдә: Хуҗалык җитәкчесе Фидәрит Мирһаҗев өлгер механизаторлар белән алдагы көннәргә эш планы кора.