„ТУГАН ҖИРЕБЕЗНЕҢ КИЛӘЧӘГЕ ӨЧЕН ҺӘРБЕРЕБЕЗ ҖАВАПЛЫ”

1 Июнь, 2017 - 16:13

Районда агымдагы атна сабантуйга әзерләнү хәстәрлекләре белән үтә. Иртәгә район үзәгендә сабан туе гөрлиячәк. Сәхнә — талантлы һәвәскәрләрне, мәйдан — спортчыларны, бүләкләр батырларны, җиңүчеләрне, алдынгыларны көтә. Милли бәйрәмнең төп геройлары — авыл хуҗалыгы эшчәннәре. Алар нинди уңышлар белән килә сабан туена? Район икътисадын билгеләүче бу өлкәдә нинди планнар белән алга карый, нинди юнәлешләргә өстенлек бирә район Хакимияте? Район Хакимияте башлыгы белән традицион сабантуй алды әңгәмәбез дә шул хакта.

—Илгиз Әхвәс улы! Традицион әңгәмәне гадәти сораудан башлыйбыз. Ни чәчтек, ни урырбыз?

—7 мең гектарга якын уҗым арышыбыз бар, чыгышы әйбәт, һава шартлары уңай гына килсә, уңышы да булыр, дип ышанабыз.

27700 гектарда язгы сабан культуралары урнаштырылды. Техник культуралардан карабодай — 4мең, җитен 2 мең гектардан күбрәк мәйданда чәчелде. Иртә өлгерешле кукурузның 11 төр сортыннан 30 тоннага якын тәҗрибә-сынау орлыгы алты хуҗалык басуларында урнаштырылды.

Иген культураларының яңа сортларын чәчү әйләнешенә кертүгә аерым игътибар бирелде. Свердловск өлкәсендәге фәнни-тикшеренү институтыннан кайтартып, 1,5 тонна „Атлет” сортлы солы, 3 тонна һәм үзебездә булган 2 тонна „Екатерина” сортлы бодай — Балтач сорт сынау участогы, „Саша” сортлы арпаның 6 тонна орлыгы — „Рассвет”, 4 тонна орлыгы „Шакирова С.” шәхси хуҗалыгы басуларында чәчелде. Бу эшнең максаты — алдагы елларда бу сыйфатлы сортларны районның башка хуҗалыкларына да тарату.

Уфадан, шушы өлкәдә махсус эшләгән кампания җәлеп ителеп, чәчү алдыннан 2,5 мең тонна орлык агуланды.

Моннан тыш, чәчүлекләрне ашлауны җитди игътибар өстенә алдык. Бер гектарга 15 килограмм, ягъни составындагы 7 килограмм файдалы матдә исәбеннән чәчү мәйданнарына ашлама кертүгә ирештек, дисәк тә була. Бу эш республикадан бирелгән субсидия ярдәмендә башкарылды. Субсидия ике агымда бирелде, гомум алганда 19 миллион 640 мен сум. Хуҗалыкларга кредит алырга да туры килде. Ашлама кертү планын „Балтач” предприятиесе, Куйбышев исемендәге, „Ватан”, „Урал” хуҗалыклары гына тулысынча үтәп өлгерә алмады.

Интервьюның дәвамын гәзитнең 44нче — җомга саныннан укыгыз.