Нәрсә ул поллиноз һәм аннан ничек дәваланырга?

1 Июнь, 2017 - 11:43

Дөньяда аллергия дигән авыру бик аз кешегә кагылмый калгандыр. Ул үзен күп төрле формаларда белдерергә мөмкин. Ярсыткычлары да һәр кеше өчен индивидуаль, төрле булуы күзәтелә. Әмма аллергик поллиноз аерым урын алып тора. Ел саен яз айларында аннан күп кеше җәфа чигә. Нәрсә соң ул, поллиноз?
Үзәк район дәваханәсе педиатры, югары категорияле табибә Резеда Галихан кызы САДРТДИНОВА аллерголог булып эшләп тәҗрибә туплаган кеше. Шуны истә тотып, хәбәрчебез табибә белән әлеге авыру хакында әңгәмәләште.

—Резеда Галихановна, сүзне поллинозның үзеннән башлыйк әле...

—Күп кешеләр салкын кышлардан соң килгән язга шатланалар. Көннәрне җылыта, кояш та ныграк кыздыра, чәчәкләр таҗларын ача. Соңгысы “поллиноз” диагнозы куелган кешеләргә чын мәгънәдә коточкыч хәлгә әйләнә. Авыру аллергиянең бер төре санала, ә ярсыткычлары — яз җитү белән үсемлекләрнең һавада даими очкан серкәләре. Бу сырхауның күп исемнәре бар: поллиноз, сенная лихорадка, сезонлы аллергик риоконъюнктивит һәм башкалар. Ә асылы шул—ярсыткычлардан берничек тә яшеренеп булмый.

—Аллергиянең механизмы нәрсәгә нигезләнә?

—Аллергиянең механизмы бик үзенчәлекле һәм иммун системасының дөрес эшләмәвенә бәйле. Организмга нинди дә булса ярсыткычның өлешләре эләккәндә ул аны зарарлы микроорганизмнар дип кабул итә һәм атакалый. Ак халатлылар моның ни өчен шулай икәнлеген аңлата алмый. Әмма шуны әйтә алам — поллиноз белән елдан-ел күбрәк кеше җәфа чигә.

—Ярсыткычлар кешегә нинди юллар белән тәэсир итә?

—Серкә — үсемлекләрнең үрчү инструменты. Аны бөҗәкләр дә күчереп йөртә ала. Әмма еш кына ул һава һәм җил хәрәкәте исәбенә ирешелә. Шул юл белән һавадагы җиңел өлешчәләр кеше организмына эләгәләр.

Серкә патологик реакция нәтиҗәсендә кешенең тән тиресенә һәм лайлалы тышчаларына утырганнан соң организм иммун системасын кузгата — поллиноз башлана: моңа иң элек күзләр, борын, авыз һәм тән тиресенең реакциясе күзәтелә. Иммун системасы ярсыткычны юкка чыгарырга сәләтле булмау сәбәпле, бу өлешләр һавада бетми торып кешенең хәле җиңеләйми. Сенная лихорадканың үсешендә, галимнәр белдерүенчә, үсемлекләрнең 60ка якын төре “гаепле”.

—Поллиноз елның яз мизгелендә кискенләшәме?

—Әйе. Ул ел саен һәр аллергикның организмын ярсыткан конкрет үсемлекнең чәчәк аткан мәленә туры килә. Поллиноз поливалентлы да булырга мөмкин. Бу очракта кеше серкәнең берничә төренә тәэсир итә. Иң авыр очракларда аллергия сезоны кеше өчен елның җылы чорында дәвам итә ала. Ә гадәттә ул 4-5 атнадан узмый. Бу чорда кешенең хәле авыр булса да, аны җиңеләйтеп була.

—Аллергик поллиноз киң таралганмы?

—Аллергик поллиноз акрынлап без яшәгән чорның чын бәласенә әйләнә. Һәр ун ел саен авырулар саны ике тапкырга арта. Ул бар кешене дә зарарлый, тик 6 яшькә кадәрге балалар гына сирәк авырый. Авыруларның табибларга соңлап мөрәҗәгать итүен дә билгеләргә кирәк. Аллергик реакция китереп чыгарган ярсыткычлар тәэсиренә организмның тоючанлыгын күтәрү вакыт үткән саен үтми, шулай ук, дәвалауга авырлык белән бирелә.
Шәһәр җирендә яшәүчеләр арасында поллиноз ешрак очрый. Бу җиңел аңлатыла. Янган газлар һәм башка матдәләр серкәнең өлешләрен зарарлыйлар, аллергеннар өскә калкалар.

—Бу авыруның билгеләре нидән башлана?

—Башта аны яз айларында күзәтелгән гади салкын тию белән бутарга мөмкин. Җиңелчә генә тән температурасы күтәрелә, лайлалы тышчалар кызара, күздән яшь ага, томау төшә, төчкертә, ютәл барлыкка килә, кайчакта тән кычыту, тәннең кызаруы күзәтелә. Бу чорда аллергикка урамда авыр, бина эчендә җиңелрәк була. Кайвакыт бина эчендә бу билгеләр бөтенләй юкка чыгарга да мөмкин. Менә шушы симптомнар кешедә салкын тию түгел, ә поллиноз икәнлеген аңларга нигез була да инде.

Авыру өлкән яшьтә дә үсешергә мөмкин. Тәү карашка җитди булмаган билгеләрен дә игътибарсыз калдырырга кирәкми.

—Поллинозның нинди төрләре бар?

—Чит (перекрестный) поллиноз да очрый. Бу очракта үсемлек ризыкларына, мәсәлән, чикләвекләргә, тамыразыкларга аллергия күзәтелә. Авыруның мондый төреннән җәфа чиккән кешегә тыелган азык-төлек тә күп. Чөнки аларга реакция бик кискен булырга мөмкин.

—Авыруны диагностикалау катлаулымы?

—Нәтиҗәне махсус проба ярдәмендә расларга була. Аны үтәү өчен пациентның тиресенә күп булмаган күләмдә аллерген кертелә, беркадәр вакыттан аның нәтиҗәләрен бәялиләр. Лабораториядә диагностикалау да ярдәм итә ала: пациентның канында Е иммуноглобулиннары барлыгы тикшерелә. Ә алар реакция килеп чыкканда барлыкка килә.

—Аллергия ачыкланганда нишләргә соң?

—Дәвалауны һәр пациентка индивидуаль рәвештә белгеч билгели. Һәр авыруны дәвалауга караганда кисәтү җиңелрәк. Бу аллергиягә дә кагыла. Серкәдән качып котылып булмауга карамастан, аңа патологик реакцияне сизелерлек киметеп була. Моның өчен түбәндәге чараларны үтәү шарт:

-расланган аллергеннар белән контактны максималь чикләгез. Кайчакта тыелган азык-төлекне бик ашыйсы килә, әмма үзегезне хәвеф астына куймагыз.

-инфекцион авыруларны вакытында ачыкларга һәм дәваларга кирәк. Озакка сузылган шешенү процесслары электән ярсыткыч булмаган матдәләргә иммун җавабын көчәйтә ала.

-сезон алды әзерлеген үткәрегез—серкә аллергеннарына сизгерлекне киметә торган дарулар кабул итегез.

Болар катлаулы чаралар түгел. Әгәр дә авыру бар икән, аның агымын сизелерлек җиңеләйтә алалар. Шуны истә тотарга киңәш итәр идем: аллергия кинәт килеп чыкмый, организмда ярсыткыч матдәләр тупланганнан соң сизелә башлый. Аны вакытында дәваламаган очракта сезонлы бронхиаль астма да үсешергә мөмкин. Үзегездә аллергия билгеләрен сизсәгез, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез!

Аида ХӘЙРТДИНОВА.