„Ана даны” медале алырга юлланды

1 Июнь, 2017 - 09:49

Бүген Хөкүмәт йортында күп балалы аналарны „Ана даны” медале белән бүләкләү тантанасы үтә. Райондашыбыз, биш бала анасы Альбина Маханова да бу чарада катнаша.

Альбина Маханова реабилитацияләү үзәгендә тәрбияче ярдәмчесе булып эшли. Медальгә лаек булучы Альбина Рәмил кызы хакында тулырак мәгълүмат белән сайтыбызда ћәм „Балтач таңнары” гәзите битләрендә таныштырырбыз.