ЯШЕЛЧӘДӘН САЛКЫН АШ ( ОКРОШКА)

31 Май, 2017 - 16:59

4 кеше өчен 5 стакан квас, 1 стакан тозлы кыяр суы, 1 яшел кыяр, 100 грамм редис, 3 пешкән йомырка, яшел суган, петрушка, укроп, 1 калак кырылган керән, 200 грамм каймак, тоз, борыч алына.
Квасны тозлы кыяр суын белән бутагыз. Керән, кирәгенчә тоз, борыч салып бутагыз.

Шуңа кыяр, редис, суганны юка иреп турап салыгыз һәм ярты сәгатькә утырытып торыгыз. Табынга йомырканы озончылый дүрткә бүлеп, каймак, яшел тәмләткеч үләннәр салып бирегез.