„Игътибар— балалар!” операциясе бара

31 Май, 2017 - 10:59

18 майдан алып 9нчы июньгә кадәр районда „Игътибар— балалар!” операциясе бара.

Юл йөрү хәвефсезлеген пропагандалау буенча инспектор Рада ЗАРИПОВА мәктәпләрдә укучылар белән очраша, юл кагыйдәләрен сакларга кирәклеге хакында сөйли. Операция барышының берничә көне эчендә генә Рада Олеговна 2 санлы Иске Балтач, Түбән Иванай, Штәнде урта мәктәпләрендә, Асавка гомуми белем бирү учагында, район үзәгендәге „Белоснежка”, Илекәй авылындагы балалар бакчаларында булды.

Каникуллар башлана. Балаларның күбесе велосипед, скутерларда йөри, шунлыктан юлчыларның игътибарлы булуы сорала.