Авыл яме — булдыклы ир-егетләрдә

31 Май, 2017 - 10:41

Чикләнгән җаваплылыктагы „Россия” җәмгыятендә ел әйләнәсенә эш тынмый. Язгы кыр мәшәкатьләре төгәлләнүгә авыл уңганнары җәмгыятьтәге комбайннарны урып-җыюга әзерли башлый. Быелгы уракта „Россия”дә ике „Нива” һәм ике „Дон” — дүрт комбайн катнашачак. Марат Кашапов (рәсемдә), мәсәлән, үзе хезмәтләндергән „Дон” комбайнының һәр елны һәр узелын җентекләп тикшереп карап, югары әзерлектә басуга алып чыга. Кызу эш өстендә Кашаповның техникасы ватылып йөдәтми. Хәстәрлекле кулларда куәтле басу „корабы” да көйле эшли.