Райондашыбыз, “Балтач таңнары” гәзите журналисты Аида Хәйртдинованың китабына Язучылар союзының татар әдипләре берләшмәсе “яшел юл” бирде

31 Май, 2017 - 10:09

Башкортстан Язучылар берлегендә Татар әдипләре берләшмәсенең чираттагы утырышы узды. Анда Аида Хәйртдинова һәм Сания Шәрипованың кулъязмалары тикшерелде.

Чарада язучылар, шагыйрьләр һәм әдәбият галимнәре катнашты. Алар арасында Лотфулла Хәбибов, Лилия Сәгыйдуллина, Илдус Фазлетдинов, Дилбәр Сөләйманова, Альбина Хәлиуллина, Руслан Сөләйманов, Фатыйх Сәйфран, Айдар Зәкиев, Гөлшат Абдуллина һәм башкалар бар иде. Чараны татар берләшмәсе җитәкчесе, шагыйрә Фәния Габидуллина алып барды.

Утырышта райондашыбыз Аида Хәйртдинованың җыентыгын бастырып чыгарырга тәкъдим ителде. Аида Радиф кызының беренче китабы “Яшьләр тавышы” сериясендә басылып чыккан иде. “Яшьлек җырым” дип исемләнгән китабы 2009нчы елда дөнья күрде.