„Россияле”ләрнең җиңнәре сызганулы

30 Май, 2017 - 10:15

Чикләнгән җаваплылыктагы „Россия” җәмгыяте уңганнары азык культуралары чәчүне төгәлләде. Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев катнашлыгында үткән киңәшмәдә һәр баш шартлы малга 35 центнер азык берәмлеге күләмендә мал азыгы запасы хәзерләү бурычы куелды. Җәмгыятьтә шул күләмне тәэмин итүгә тырышлык сала авыл эшчәннәре.

Җәмгыять директоры, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фидарис Гарипов сөйли:

— Язгы кыр эшләре барышында 100 гектар мәйданда көнбагыш, 550 гектарда бодай катыш вика, 650 гектарда солы катыш вика, 400 гектар мәйданга арпа, 400 гектар кукуруз чәчтек. Болардан тыш 100 гектар мәйданны күпъеллык катнаш азык, 600 гектарны күпъеллык үләннәр (соңгысы нигездә кәҗә үләне) били. Шушы культураларны үстереп, җыеп ала алсак, тиешле азык запасы тәэмин итәрбез һәм кышлатуга ышанычлы аяк басарбыз, дип торабыз.

Җәмгыятьтәге эшләр белән танышкан көндә россиялеләр кукуруз чәчү хәстәрендә кайный иде. Эш комплекслы алып барыла. Зөлкиф Зараев хезмәтләндергән ДТ-75 тракторына комплектланган СЗ-3,6 чәчкече ашлама кертә. Алмаз Габделхаковның заправкалауга махсуслашкан ЗИЛ автомашинасы басу—ындыр табагы юлына тузан төшерми. Ашлама кертелгән басуга Т-150 тракторында Гаденан Мөхәмәдуллин, ДТ-75тә Иляз Гыйләҗев, Гаетхан Шәйнуровлар агрегатлары культивация үткәрә. МТЗ-82 һәм МТЗ-80 тракторларында Илдар Аскаров һәм Илнур Гыйләҗевлар агрегаты чәчкән мәйданны МТЗ-80 тракторында Ринат Шәйнуров катоклый. Чәчү агрегатларын заправкалауга тәгаенләнгән Зөфәр Шакиров орлыкка өзеклек тудырмый.

Басу эшчәннәрен тукландыру тәэмин ителгән. Әзер кайнар ашны ЗИЛ автомашинасында Әнфис Кашапов басуга китерә.
Тармакларда эш көйле бара. Терлекчеләр кышлату чорын уңышлы үткәреп, көтүгә чыккан. Сөт савып алуда артым күзәтелә. Узган елның әлеге чорына көнлек тулай савым 5090 литр тәшкил итсә, быел ул 5240 литрга тиң. Моны җитәкчелек елның терлекчелек өчен кулай килүе белән аңлата. Узган елдагы кебек кояш эссесе үләннәрне көйдермәгәч, сусыл үләннең туклыклылыгы үз нәтиҗәсен бирә.

Терлекләр санын киметүгә юл куймаганнар. Кадрлар проблемасы юк. Ике авылдан 71 кеше җәмгыятьтә даими эш урыннары белән тәэмин ителгән.

Җәмгыятьтә җитештерелгән иткә, сөткә сорау бар. Терлекчелектә дә, басучылыкта да сынатмый җәмгыять эшчәннәре.
Алда торган Сабантуй бәйрәменә матур уңышлар белән аяк баса россиялеләр. Аларның үз уңганнары, алдынгылары бар.

Аида ХӘЙРТДИНОВА.

Комментарии

Селшиклары кемнэр исемнэре кйда?