Балтачлылар „Моңга бай гармун” бәйрәмендә лаеклы чыгыш ясады

29 Май, 2017 - 15:36

25—26 май көнне Яңавыл шәһәрендә „Моңга бай гармун бәйрәме” республика чарасы үтте. Фатыйх Иксанов исемен йөрткән мәртәбәле гармун бәйрәмендә 300дән артык кеше катнашты.

Гармунчылар бәйгесендә безнең районнан „Моң” халык тальянчылар ансамбле җитәкчесе Алмаз Рәҗәпов, сәнгать мәктәбенең баян классы укытучысы Илшат Нуркаев, җыр-моңга бай, талантлы райондашыбыз Фигать Галиннар катнашып, дипломант булдылар. Алмаз Рәҗәпов белән Илшат Нуркаев „Апас авылы көе”н башкарсалар, Фигать Галин халык көйләренә тезмәләр тәкъдим итте.

Гармун уйнау сәнгатен пропагандалауда һәм үстерүдә аларның роле ифрат зур. Киләчәктә дә сезнең көйләрегез яшәүгә дәрт, тормышыбызга ямь өстәсен. Афәрин, талантлы райондашларыбыз!