Булдыклы егетләр сынатмас

29 Май, 2017 - 11:18

Ватанны саклаучылар турында бихисап җыр бар. Тик таянырдай көчле зат вәкиле иңенә төшә бу изге бурыч. Язгы чакыру чоры башында ук Балтач районыннан бер төркем егет хәрби хезмәткә юлланды. Тантаналы озату чарасы үзәгендә — булачак ил сакчылары һәм аларның якыннары, туганнары. Ихлас күңелдән ак теләкләр белән егетләрне хезмәткә озатырга килүчеләрнең хәтерендә бу чара якты истәлек булып сакланыр.

Берьюлы ике дистәгә якын егет туган якларын калдырып ерак юлга чыкты. Озатырга килгән әти-әниләре, зур әниләре, күршеләре, авылдашлары яшь егетләргә җылы теләкләрен җиткерергә ашыкты. Якыннары өчен борчылулары йөзләрендә чагыла. Дулкынлану мохитен җырлар, төрле көйләр яңгыравы тирәнәйтә сыман. Иртәнге сәгатьтә барысын да яхшыга юраган өлкәннәргә мөрәҗәгать иттем. Иске Балтач һәм Иске Уразай авылларыннан ике туган Радим һәм Линар Гариповлар берьюлы хәрби хезмәткә юл тоталар икән. Укып бакалавр дәрәҗәсенә ия Линарга хезмәт итеп кайткач аграр университетында магистратурада белемен камилләштерергә туры киләчәк. Радим сайлаган нефть-газ юнәлешендәге һөнәре буенча Пермь политехник университетында укуын төгәлләргә исәпли. Булачак солдатларның күбесе водитель һөнәренә ия. Богдан авылыннан Раиль Глимҗанов һәм район үзәгеннән Ринат Гайнановлар Иске Балтач авыл хуҗалыгы колледжында белем алып, дипломлы һөнәр иясе булгач хезмәткә юлланган. Район үзәгеннән Алмаз Хөсәенов һәм Рөстәм Баутдиновлар Нефтекама нефть колледжында диплом эшләрен яклап, мөһим эшне төгәлләп кайтканнар. Тик үзләре изге бурычны үтәргә юлланганга күрә, аларның дипломнарын ата-аналары барып алачак. Күп егетләр армия сафыннан кайткач янә студент тормышында кайнап, югары уку йортында белем алырга исәпли. Максатларына ирешергә язсын. Әниләре балалары өчен берчә горурланып, баш очында аяз күк йөзе булса иде, дип борчылуын белдерделәр. Әти сүзе төгәл булучан. Озатырга килгән әтиләр хезмәт иткән елларын искә алды. Калининград, Иваново шәһәрләрендә, Монголиядә хезмәт иткән вакытлары кабатланмас мавыктыргыч мәл булып та хәтерләрендә калган. Аларның фикеренчә, җитди хезмәт ансат эш түгел, әмма ир-егетнең кулыннан килерлек бурыч. Тик зур әниләрнең күңел кичерешләре яшьле күзләрендә чагыла.

Хәрби боерык ишетелде. Егетләр тигез сафта урын алдылар. Район Хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары, призыв комиссиясе рәисе Фирдәвис Рәхимов балтачлыларга уңышлар теләп, шелтәсез хезмәт итүләрен теләде. „Вакыт тиз үтүчән. Хезмәт җиңел түгел, әмма түзем булыгыз. Тугры дуслар табыгыз. Ышанычларыбызны аклагыз. Исән-сау кайтуыгызны көтәрбез,”— диде Фирдәвис Гайнел улы. Улын озатырга килгән Эльмар Хөсәеновка исә Чечен Республикасында, кайнар ноктада хезмәт иткән. Бу дәвернең авырлыкларын искә алып, тормышта тәүге чыныгу дәресләрен, шул ук вакытта таянырдай иптәшләр табуын искә алды Эльмар Рәфкатъ улы. Иң мөһиме — һәркайсына гадел кешеләр белән бергә хезмәт итәргә туры килсен иде, дигән теләкләргә бирегә җыелганнар кушылды. „Газель” автомашиналарында Башкортстан Республикасы Хәрби Комиссариатының Тәтешле һәм Балтач районнары буенча бүлек начальнигының призыв буенча өлкән ярдәмчесе Рәсимә Әхмәдиева озатуында балтачлылар башкалага юл алды.

Санаулы вакыт исән-сау кешегә күп түгелдер. Якыннары өчен ул озак вакыт булып тоелыр кебек. Бу чор һәр егеткә тик уңай тормыш тәҗрибәсе генә алып килсен. Берчә тынгысыз, берчә фәһемле солдат хезмәте алга югары максатлар алырга этәргеч бирсен. Һәркайсының якты өмете чынбарлыкка ашсын.
Рима ВӘЛИЕВА.