Районның янгын сүндерү расчётлары яхшы әзерлектә

26 Май, 2017 - 16:50

Җирле биләмәләрдәге янгын сүндерү расчётларының әзерлеге район семинарында тикшерелде.

Район Хакимиятенең гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча баш белгече Равил Хәмитов район Хакимияте башлыгы урынбасары, районның гадәттән тыш хәлләр комиссиясе рәисе Шамил Әхмәдуллинга янгын сүндерү хезмәтләренең семинарга әзерлеге турында белдерде. Личный составка кергән 44 кеше, 16 берәмлек янгын сүндерү техникасы катнашлыгында үткән семинарны Шамил Мөккамил улы ачты һәм сүзне РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстандагы идарәлегенең Яңавыл районара бүлеге инспекторы Булат Хәсәновка бирде.

Булат Радим улы районда, республикада янгыннарга бәйле хәл-торыш белән таныштырды.

Шамил Әхмәдуллин авыл җирлекләре башлыкларын берничә көн элек Асавка авылында бала үлеме булән тәмамланган янгын очрагы буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге вәкилләре катнашлыгында районның гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең утырышы үтүе турында әйтте. Анда күп балалы, аз тәэмин ителгән һәм асоциаль яшәү рәвеше алып барган гаиләләргә йөреп чыгу турында карар кабул ителүен искә төшерде.

Семинарның төп өлешендә янгын сүндерү расчётларының техник торышы каралды. Карау барышында белгечләр һәр нечкәлеккә игътибар итте. Күзәтелгән вак-төяк кимчелекләр исәпкә алынды.

Шамил Әхмәдуллин семинарга йомгак ясап һәр авыл җирлегенә караган янгын сүндерү расчётының эшкә сәләтле булуын билгеләде һәм юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе бүлекчәсе вәкиле әйткән һәм ачыкланган башка җитешсезлекләрне бетерү йөзеннән гадәттән тыш хәлләр комиссиясендә карап, аларны бетерү өстендә эшләячәкләре турында әйтте.

Булат Хәсәнов гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттан тыш утырышында алда торган Сабантуй бәйрәмен, белем учакларында чыгарылыш кичәләрен, балаларның җәйге ялын оештыру һәм үткәрүдә, шулай ук торак секторда янгын хәвефсезлеген тәэмин итү мәсьәләләре каралганлыгын искә төшерде һәм авыл җирлекләре башлыкларын бу мәсьәләләрне аерым игътибарга алырга чакырды.