УФАДА АТА-АНАЛАР ФОРУМЫ БУЛА

26 Май, 2017 - 11:50

Уфада Халыкара балаларны саклау көненә багышланган форумда республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов, Русия Федерациясе Президенты каршында бала хокуклары буенча уполномоченный Анна Кузнецова катнашуы көтелә. Форумга Русия галимнәре һәм педагоглары БР Хөкүмәте әгъзалары чакырылган.

Форумның максаты — белем бирү сәясәтен камилләштерү буенча фикер алышуда һәм карарлар кабул итүдә ата-аналарның катнашуын активлаштыру, — дип белдерә Дәүләт Җыелышы — Корылтай рәисе Константин Толкачёв.

— Бу бәйрәм бездә традицион рәвештә биюләр һәм шарлар белән матур, шат үтеп китә, әмма проблемаларны хәл итми. Форум чикләрендә балаларны яклау мәсьәләләре буенча интернет челтәрендә дискуссияләр булачак. Форум темалары буенча фикер алышу районнарда педагогларның август киңәшмәләре алдыннан дәвам итсә, яхшы булыр иде. Ата-аналар нинди юнәлештә эшләргә кирәклеген белергә тиеш.

—Бар нәрсә дә гаиләдән башлана. Шул ук вакытта дәүләтнең бу өлкәгә бик аз җәлеп ителгәне дә күзәтелә, — дип билгели форум үткәрү буенча оештыру комитеты рәисе Йомабикә Ильясова. — Системалы гаилә сәясәте булу мөһим. Ул гаиләләргә акча бирү белән генә чикләнмәсен. Республика Башлыгы туры элемтә вакытында гаилә министрлыгын оештыру турында юкка гына әйтмәде. Дәүләт Җыелышында балалар суициды сәбәпләрен өйрәнү һәм балигъ булмаганнарга карата көч куллануны кисәтү буенча эш төркеме булдырылды. Форумда бик күп кискен темалар каралачак. Мәсәлән, бала гомеренә куркыныч янаган очракта аны гаиләдән алу процедурасы, ата-аналарның алкоголизмын кисәтү, интернет челтәрендә хәвефсезлек мәсьәләләре.