„Алда әле — заман имтиханы...”

26 Май, 2017 - 11:05

25 май көнне район мәктәпләрендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә үткән истәлекле бәйрәмдә мәктәпне тәмамлап олы тормыш юлына аяк басучы яшьләрне район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев сәламләде һәм аларга алда торган сынауларда уңышлар теләде.

Районда 11нче сыйныфны — 80, 9нчы сыйныфны 270 укучы тәмамлый.

Иске Балтач урта мәктәпләрендә быел берешәр 11нче сыйныф кына булды: 2нче мәктәптә — 19, 1нче мәктәптә 22 укучы бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру алдында тора.

9нчы сыйныфлар район үзәгендә бишәү. Иске Балтач 2нче урта мәктәбендә — 43, 1нче урта мәктәбендә 74 укучы өчен дә Соңгы кыңгырау бәйрәме актуаль. Чөнки „тугызынчылар” арасында да арытабан укуларын урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә дәвам итәргә теләк белдерүчеләр шактый. Соңгы кыңгырау бәйрәмендә дә сүз башлыча һөнәри юлны дөрес сайлау мөһимлеге турында барды.

Соңгы вальс, кыңгырау чыңы, мәктәп белән хушлашу сүзләре һәм җырлары, нәниләрнең сәламләве... Онытылмас хатирәләр калдырып, Балтачның күген төрле төсләрдә „теләк шарлары” белән бизәп, моңсу һәм шатлыклы бәйрәм узып китте. Җырдагыча: „Алда әле — заман имтиханы...” Сынауларны лаеклы үтегез, уңышлар сезгә, балалар!

Алдагы санда бу турыда тулырак укыгыз.

Гөлнара ШӘЙМӨХӘМӘТОВА.
Газим ТАЛИПОВ фотолары.