Балтачның әйдәүче эшкуарлары бар

26 Май, 2017 - 10:16

Сайтыбызда хәбәр итүебезчә, РФ Президенты Указы нигезендә 2007 елдан илебездә Эшкуарлар көне билгеләнә. Бүген, 26 майда, бу датаның ун еллыгы билгеләнә. Шушы дата чикләрендә, район җирлегендә Балтач, Борай, Аскын, Тәтешле, Караидел, Мишкә районнары вәкилләре катнашлыгында кече эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә үтүе хакында да хәбәр иткән идек.

Әлеге сарада бу тармакны үстеү мәсьәләләре каралды, эшкуарлар алдында торган проблемалар барланды, башлап эшкә тотынган һәм эшләп тәҗрибә туплаган эшкуарлар үзләрен кызыксындырган сорауларга компетентлы кешеләрдән җаваплар алды.

Балтач эшкуарлары урындагы бюджетны тулыландыруга да тоемлы өлеш кертәләр. Бу исемлекнең башында А. Хәйруллина (0,7 млн. сум), Г. Муллахмәтов (0,5 млн. сум), И. Шәйхәттаров (0,4 млн. сум) тора. Галтәф Муллахмәтов, мәсәлән, (рәсемдә) район күләмендә үткәрелгән спорт чараларын спонсорлауда да актив катнаша.

Район икътисадын үстерүгә керткән өлеше һәм җәмәгать эшләрендә күрсәткән активлыгы өчен семинар көнендә ул республиканың Эшкуарлык һәм туризм буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Вадим Үтәшев кулыннан комитетның Мактау грамотасын кабул итте.