Агач эшкәртү остасы Марс Хөсәинов агачтан мебель дә җитештерә

26 Май, 2017 - 09:06

„Марс Хөсәинов” шәхси предприятиесе агач эшкәртү юнәлешендә эшли. Ул нигездә мебель җитештерә. Мебель щитын да үзе әзерли. Тактаны ярып махсус станокта ябыштырып пресслап җыя.

—Элек ишекләр эшли идем. Мебельгә сорау арткач, юнәлешне үзгәртергә туры килде, — ди оста. — Эшемдә экологик яктан чиста, агач материал кулланам.

Марс Марат улы теләсә нинди агач белән эш итә. Аның остаханәсендә нарат белән чыршыдан тыш, зирек, имән, сыйфатлы каен, элмә, чаган, лиственница кебек агач материалларын күрергә була.

Алтынчы буын агач эшкәртү остасы Марс Марат улы һөнәре буенча — архитектор-дизайнер. Киләчәккә планнары матур. Яссылыкта 3D – сурәтле бизәкләп эшләнгән мебель җитештерү теләге белән яна. 4D-сурәтле агачтан сувенирлар һәм интерьер әйберләре җитештерү эше үсеш стадиясендә.

—Агачтан чәчәкләр, төрле хайваннар, җәнлек, кош сыннары, пейзаж, натюрмортлар, 3D-картиналарга сорауның артуы шушы юнәлештә эшчәнлекне киңәйтергә этәрә, — ди Марс Марат улы.
Эшенең иң камил ноктасы — төрле агачлардан эшләнгән элита классындагы мебель булачак, ди.

Әлеге вакытта заказлар буенча бакча мебеле, балалар өчен журнал өстәле һәм утыргычлар, журнал өстәлләре, бүлмә гөлләре өчен шүрлекләрнең соңгы штрихларын „сыза” агачка җан кертү остасы.

Марс Хөсәиновка хыялларын тормышка ашыру өчен җиһазларын яңартырга кирәк. Моның өчен кайда барып, кемгә мөрәҗәгать итәргә? Кече эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре буенча үткән семинар-киңәшмәдә катнашып үзен кызыксындырган сорауларга компетентлы белгечләрдән уңай җавап алды ул.