Бәйрәм көне Асавкада икеләтә истәлекле

25 Май, 2017 - 16:15

Бүген барлык белем бирү учакларында Соңгы кыңгырау бәйрәмнәре үтте. Бу көн асавкалылар өчен икеләтә шатлыклы һәм истәлекле булды. Ике тапкыр Паралимпия уеннары чемпионы, биатлон буенча дөнья кубогы иясе, чаңгы эстафетасында дөнья чемпионы, Халыклар дуслыгы, Салават Юлаев орденнары кавалеры Рөстәм Гарифуллин истәлегенә тактаташ ачылды. Биш укучы өчен соңгы кыңгырау чыңлады.

Асавка— билгеле шәхесләргә бай авыл. Район данын еракларга таратучы уллары белән хаклы рәвештә горурлана ала. Советлар Союзы Герое Үлмәс Шакиров, Чечен җирендә батырларча һәлак булган Эдуард Минниахметовлар хакында белмәгәннәр сирәктер. Рөстәм Гарифуллинның якты истәлегенә ачылган тактаташ та авылдашларының аларга карата хөрмәтен күрсәтә. Укучыларда туган якка патриотик хисләр тәрбияли.

Әлеге вакытта Асавка мәктәбендә кырыкка якын укучы белем ала. Быел биш укучы мәктәп белән хушлашса, биш сабыйның беренче сыйныфка килүе көтелә. Быелгы чыгарылыш сыйныф укучыларның һәммәсе дә актив, укуда яхшы билгеләргә өлгәшүче балалар. Луиза Минниахметова, Анюта Исламова, Илсөяр Хатипова, Милена Шагиахметовалар янында бердәнбер малай Айдар Шарипов 9 ел дәвамында белем алган. Алар бик татулар, бердәмнәр. Сыйныф җитәкчеләре Алсу Зиннәтуллина белән берлектә бәйрәмгә ныклы әзерләнгәннәр. Мәктәп белән хушлашу мизгелләрендә нәфис сүзләр, җырлар күп яңгырады.

Бәйрәм уңаеннан котлау сүзләрен мәктәп директоры Дамир Рәхимов, Тушкыр авыл биләмәсе башлыгы Булат Әгъләмов, район үзәк дәваханәсенең баш табибы Арсен Гарипов, отставкадагы подполковник Владислав Шакиров, безнең районыбызны данлаган шәхес Паралимпия уеннарында ике тапкыр чемпион булган Рөстәм Гарифуллинның энесе — Динар Гарифуллин, авылның билгеле уллары—Фәнзәви Вильданов, Зәниф Закировлар җиткерделәр. Укытучлар, ата-аналар зур тормыш юлына чыгучы балаларга үгет-нәсихәтләрен, теләкләрен җиткерделәр.

Изге сәгатьттә, балалар! Барлык уй-хыялларыгыз тормышка ашсын, бәхетле киләчәк сезгә.