Хор белән җырлау фестивале үтте

24 Май, 2017 - 16:57

Бүген Славян язмасы һәм мәдәнияте көне билгеләнә. Бу дата уңаеннан район мәдәният сараенда мәктәп укучылары катнашлыгында зур җыр-моң фестивале үтте. Укучылар хорда җырлауда осталыкларын күрсәтте.

Чарада район үзәге — Иске Балтачның 1 һәм 2нче, Тучыбай, Иске Уразай, Көндәшле, Югары Карыш, Нөркә, Богдан, Ялангач, Шәвъяды, Сәйтәк, Иске Тимкә, Штәнде, Асавка мәктәпләре укучылары хор белән чыгыш ясадылар. Фестиваль ахырында район мәгариф бүлеге начальнигы Зәлифә Мәгъзүмова укучыларны уңышлы чыгыш ясаулары белән котлап, киләчәктә дә мондый фестиваль дәвам итсен дигән теләкләрен җиткерде. Чыгыш ясаучыларга район мәгариф бүлегенең Мактау грамотларын тапшырды.

Әлеге фестиваль күмәклек, укучыларның бердәмлеге белән аерылып торды. Укучылар „Вместе весело шагать”, „Наш край”, „Родина моя” кебек туган якка сөю белән сугарылган җырларны хор белән башкардылар.