Исән-имин йөреп кайтыгыз!

24 Май, 2017 - 12:03

Бүген Балтач районының 15 егете ил алдындагы хәрби бурычын үтәргә юлланды. Моңа кадәр 8 райондашыбыз армиягә юлланган булган.
Егетләрне озатырга ата-аналар, туганнар, дуслар күпләр килде. Егетләргә үгетләрне район Хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары Фирдәвис Рәхимов җиткерде. Ата-аналар исеменнән булачак солдатларга изге теләкләрен Эльмар Хөсәенов җиткерде. Исән-имин йөрәп кайтуларын теләп калабыз.