Иске Балтач авылы зираты төзекләндерелде

24 Май, 2017 - 09:27

Узган елда республикада тормышка ашырыла башлаган „Урындагы башлангычларны яклау” программасында катнашып Иске Балтач авыл җирлеге конкурста җиңеп чыккан иде. Урындагы халык беренче чиратта хәл итәсе мәсьәлә дип билгеләгән Иске Балтач авылы зираты рәшәткәсен әйләнәгә яңарту быел яз дәвам иттерелде.

Авыл җирлеге башлыгы Эльмар Галимҗанов белдерүенчә, конкурсны чикләнгән җаваплылыктагы „БашСпецСтрой” җәмгыяте җиңеп чыккан һәм Иске Балтачта эшне Алмаз Мөхәмәдиев җитәкчелегендәге эшчеләр бригадасы башкарган.

Авыл зиратын карап торучы Рәшит Хәмәтов сөйли:

—Бишенче май көнне эшкә тотынган идек. Берничә көн яңгыр комачаулады. Илекәй авылыннан Айдар Нәбиев шәхси „Беларус” тракторы белән ярдәмгә килде. Әйләнәгә 234 берәмлек тимер багана утыртуда техника көчен куллану урынлы булды. Азат Мөхәмәдиев, Фәгыйль Исхаковлар баганаларга профильләрне ябыштырды. Аларны буяуда уңган кызлар Регина, Лида ярдәмләште. Әзер „җепсәләр”гә Азат Мөхәмәдиев белән Фәгыйль Исхаков төсле калайны беркетеп чыкты. Җирле хакимият аппараты мәңгелек йортның капкасы өстендәге үлгәннәрнең — каберен, исәннәрнең кадерен белергә өндәгән язуны да кириллицада һәм гарәп хәрефләре белән яңартып язып элүне оештырды. Бүген авыл зираты тәрбияле, караулы хәлгә килде. Мәрхүмнәр тыныч йокласын.

Эльмар Галимҗанов сүзне дәвам итте:
—Безнең җирлектә зур проблеманың хәл ителүе яңа программаның эшләвен, халыкның бердәмлеген күрсәтте. Мин моңа бик шат. Бергәләп тотынганда бик зур эшләрне башкарып чыгарга була. Программа алдагы елларда да дәвам иттереләчәк һәм республика ярдәме, халыкның катнашлыгы белән берлектә хәл итүне көткән күп проблемаларны ерып чыга алырбыз, дип ышанам.

Максатчан программа, әйткәнемчә, быел да дәвам иттерелә. Аны финанслауда республика бюджетыннан да акча бүленә, җирле хакимият һәм урындагы халык та үз өлешен кертә.
Быел Иске Балтач авылында халык катнашлыгында кабул ителгән карар нигезендә сквер булдырылачак. Әлеге вакытта конкурска документлар кабул ителә.

Аида ХӘЙРТДИНОВА.