Райондашыбыз Роберт Хәйруллин истәлегенә футбол ярышлары үтте

23 Май, 2017 - 14:44

Иске Балтач авылында туып-үскән, Чечен җирендә кораллы бәрелешләрдә һәлак булган Роберт Хәйруллин кайчандыр икенче санлы Иске Балтач урта мәктәбен тәмамлаган иде.

Яшьтәшләре, чордашлары, туганнары егетне онытмыйлар, ел саен, май аенда шушы мәктәп базасында егетнең истәлегенә спорт ярышлары оештыралар. Роберт Равил улы үзе дә спорт белән дус иде.

Быелгы чарада Робертның әнисе Гөлфирә ханым һәм сеңелесе Динара да катнашты.

Канлы Чечен җирендә батырларча һәлак булган райондашыбызның дуслары үсеп килүче буынга Роберт Хәйруллин турында якты истәлекләр сөйләде, аның тырыш, туган, әни җанлы кеше булуын билгеләде.

Футбол ярышларында катнашкан командалар зур әзерлек белән килгән иде. Көн кояшлы, җылы булды. Һәр команда унбишәр минутлык ике тайм уйнады. Ярышлар травмаларсыз, дусларча тыныч шартларда үтте.

Роберт Хәйруллин истәлегенә булдырылган күчмә Кубок быел яхшы уен күрсәткән, үзен иң көчле команда итеп таныткан Нөркә урта мәктәбе командасына күчте. Гомум нәтиҗәләр буенча беренче санлы Иске Балтач урта мәктәбе икенче һәм „ПЛАМЯ” хоккей командасы егетләре өченче урынны бүлеште.

Илнар ФӘРИДОНОВ, икенче санлы Иске Балтач урта мәктәбенең физкультура укытучысы.