Балтач базарында үз урыннарын тоталар

23 Май, 2017 - 11:34

Әлфия һәм Рәфис Садыйковлар моннан ике дистә ел элек шәхси эшкуар сыйфатында үз эшләрен башлап җибәргәннәр иде. Аякларына ныклап басарга өлгергән эшкуарлар, бүген халыкны заманча мебель белән тәэмин итә.

Садыйковларның Иске Балтач авылында үзләренең мебель җитештерү цехлары, ике сәүдә нокталары бар. Заман белән бергә атлый алар. Йомшак һәм корпуслы мебель җитештерүгә махсуслашкан эшкуарлар кулланучыга заманча модельләр тәкъдим итә. Моның өчен чит шәһәрләрдә, чит төбәкләрдә бу юнәлештә уңышлы эшләгән осталардан тәҗрибә туплап кайталар.

—Илдәге кризис шартлары үзенекен итәме, йомшак мебельгә сорау вакытлыча кимеп тора. Ә корпуслы мебельгә сорау зур, — ди Әлфия Муллагали кызы.

Шәхси эшкуар Әлфия Садыйкова предприятиесе 15 кешене тотрыклы эш урыннары белән тәэмин итә. Кадрлар агымы юк. Предприятедә эшләүчеләрнең уртача яше — 42 яшь. Күпчелек ун һәм аннан күбрәк ел тоташтан эшләгән оста куллы тәҗрибәле хезмәткәрләр.

Балтачта, „Ә. Садыйкова” предприятиесендә җитештерелгән корпуслы мебельне балтачлылар гына түгел, күрше районнарда, Свердловск өлкәсе, Пермь краенда, Уфа шәһәрендә яшәүчеләр дә зур теләк белән сатып ала, тормышта шатланып куллана.

Эшкуарлар ышанычын яулаган тәҗрибәле сатучы Анфиса Гыймадова (рәсемдә) халык белән аңлап эш итә белә.