БАШКОРТСТАН ҺӘМ КЫРЫМ ДУСЛЫГЫН НЫГЫТЫП

23 Май, 2017 - 11:17

Башкортстанга эш сәфәре белән Кырым Республикасы Башлыгы Сергей Аксёнов җитәкчелегендә төбәкнең рәсми һәм эшлекле даирәләре делегациясе килде. Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитовның Кырым Республикасы Башлыгы Сергей Аксёнов белән Конгресс-холлда үткән очрашуында ике төбәк арасында эшлекле, сәүдә-икътисади һәм мәдәни хезмәттәшлекне ныгыту мәсьәләләре тикшерелде.

—Безнең республикалар тыгыз, якын мөнәсәбәттә яши. 2014 елдан башлап бергә эшлибез, бергә алга барабыз, — диде Рөстәм Хәмитов. — Кырымга ярдәм итүне арытабан да дәвам итәчәкбез. Башкортстан Республикасы, Русия Федерациясенең көчле субъекты буларак, Кырым Русиянең икътисади һәм административ даирәсенә тыныч һәм акыллы итеп керүен дәвам итсен өчен барысын да эшлиячәк. Без дустанә, туганнарча мөнәсәбәтләрне ныгытачакбыз.

—Иң авыр вакытларда Башкортстан безнең белән бергә булды. Безнең тыгыз бәйләнеш — арытабангы мөнәсәбәт үсешенең нигезе ул. Үзара бәйләнеш Башкортстанга да, Кырымга да файдалы булсын, — дип билгеләде Сергей Аксёнов.

Сергей Аксёнов шулай ук әнисенең әти-әнисе Уфада хәрби госпитальдә танышуы, әнисенең Уфа авиация институтын тәмамлавы турында да сөйләде.

Сәфәр барышында Башкортстан Хөкүмәте белән Кырым Республикасының Министрлар Советы арасында 2017-19 елларга сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру буенча чаралар планына, шулай ук, үзара финанс, мәдәни һәм инвестиция хезмәттәшлеге өлкәләрендә ведомствоара килешүләргә кул куелды. Моннан тыш, делегация сәнәгать предприятиеләрен, югары уку йортларын, социаль һәм мәдәни объектларны карады.

2015 елда Башкортстан белән Кырым арасында сәүдә күләме 2,96 миллиард сумга җиткән, аның төп өлеше экспортка туры килә. Товар әйләнеше Кырымга автомобиль бензины һәм дизель ягулыгы сату исәбенә, шулай ук сөт продукциясен илтүне оештыру нәтиҗәсендә 2014 ел белән чагыштырганда 2,7 тапкырга арткан.

Башкортстан һәм Кырымның Белогория районы Русиягә кушылуның юбилей даталарын бергә үткәрәчәк. Быел Башкортстанның Русиягә кушылуына 460 ел, ә Кырым 245 ел элек Русия составына кергән. Бердәм бәйрәм инициативасы белән Белогория районы Хакимияте җитәкчесе Галина Перелович чыгыш ясады. Рөстәм Хәмитов бу идеяне хуплап каршы алды. Төбәк Башлыгы республика делегациясенең 8 июльдә Кырымга баруы турында белдерде. Фестивальдә безнең артистлар катнашачак, республикада җитештерелгән продукция алып барылачак.

Галина Перелович Белогория районында яшәүчеләр исеменнән Башкортстан Башлыгына, Хөкүмәтенә, Социаль инвестицияләр фондына, „Мәрхәмәт” хәйрия фондына, Авыл хуҗалыгы, Мәдәният министрлыкларына ярдәм кулы сузганнары өчен рәхмәт белдерде.

„Безне мәдәният берләштерә. Белогория районында яшәүчеләрнең 40 процентын Кырым татарлары тәшкил итә. Башкортстанлылар килгәндә бездә зур бәйрәм була”, — диде Галина Перелович.

Сәфәр Конгресс-холлда ике төбәкнең иҗади коллективларының берлектәге концерты белән тәмамланды.