Ил күләмендә танылган җәмгыятьнең уңышлы эшләре

23 Май, 2017 - 10:33

Чикләнгән җаваплылыктагы „Балтач сорт сынау участогы” җәмгыяте биләгән 600 гектар мәйдан җирдә авыл хуҗалыгы культураларының 300дән артык сорты сынала. Әлегә кадәр башаклы, кузаклы, техник культуралар орлыклары белән эш итсәләр, агымдагы елдан бәрәңгенең 20 сортын, кукурузның 5 сортын сынаячаклар.

—Озак еллар дәвамында җәмгыятькә җитәкчелек иткән, бүгенге көндә район Хакимияте башлыгы вазифасында эшләгән авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Илгиз Әхвәс улы Субушев эшләгән мәлдәбезнең җәмгыять Башкортстанда гына түгел, ил күләмендә танылды. Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе базасында ел саен үткәрелгән „Алтын көз” Бөтенрусия конкурсында катнашып бер бронза, бер көмеш, ике алтын медаль яуладык, — ди җәмгыять директоры Фоат Галинуров.

Участок республиканың, илнең һәм чит илләрнең гыйльми-тикшеренү институтлары, тәҗрибә станцияләре белән хезмәттәшлек итә.
Балтач сорт сынау участогы түтәлләреннән авыл хуҗалыгы культураларының күп сортлары инде производствога тәкъдим ителеп басу киңлекләрен яулаган.

Югары репродукцияле орлыклар үрчетү юнәлешендәдә участок уңышлы һәм нәтиҗәле эшли. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрен районлаштырылган сортларның сыйфатлы орлыклары белән тәэмин итү өчен тырыша.

—Бездә сынау үткән орлыклар ышанычлы санала. Алар инде республиканың Чакмагыш, Илеш, Мәчетле, Дуван, күрше Аскын, Борай, Тәтешле һәм башка районнары басуларында игелә. Җәмгыятебездә җитештерелгән суперэлита һәм элита орлыкларга сорау зур. Райондагы „Рассвет”, „Россия”, „Восток”, „Луч”, „Р. Дельмиев”, „Правда”, „Р. Хәйруллин” җәмгыятьләре, Куйбышев исемендәге кооператив җитәкчеләре һәм белгечләре безнеңбелән хезмәттәшлек итә, — ди Фоат Әүхат улы.

Сорт һәм сыйфатлы орлык үсемлекчелек тармагын нәтиҗәле итүгә эшли. Монда балтачлыларның да өлеше тоемлы.