„Сабантуй-2017”. Программа. Танышыгыз! Катнашыгыз!

22 Май, 2017 - 16:49

„Сабантуй-2017” тамаша кылырга һәм бәйгеләрдә катнашырга чакыра
(Программа)

3 июнь Иске Балтач авылы

Хөрмәтле райондашлар!
Кадерле кунаклар!

Халкыбызның милли бәйрәме мөбәрәк булсын! Сезгә күңелле ял телибез һәм ярышларда, конкурсларда актив катнашырга чакырабыз!

I. Сабантуй мәйданында „Тирмәле Балтач” тарихи күргәзмәсен карау — 10.30 — 10.55 сәг.

II. Тантаналы өлеш.
1. „Сабантуй-2017” халык бәйрәмен тантаналы ачу — 11.00 — 11.20 сәг.
2. Язгы кыр эшләре һәм терлекләрне кышлату нәтиҗәләре буенча производство алдынгыларын, иң яхшы хуҗалыкларны котлау, бүләкләү — 11.25 — 11.45 сәг.
3. Үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның театральләштерелгән тамашасы — 11.45 — 12.00 сәг.
4. Тройкаларның парад-бәйгесе — 12.00 — 12.05 сәг.
5. Агросәнәгать комплексы алдынгылары, хезмәт коллективлары, спортчыларның парады — 12.05 — 12.30 сәг.

III. Спорт ярышлары.
1.Ат чабышлары — 12.30 — 13.00 сәг.
2.Спортның милли төрләре, халык уеннары һәм ярышлары — 13.00 — 15.40 сәг.:
-милли көрәш (өч авырлык категориясе — 60 кг-га кадәр, 85 кг-га кадәр, 85 кг-нан югары);
-җиңел атлетика: озынлыкка сикерү (ир-егетләр, хатын-кызлар), 100 м арага йөгерү (ир-егетләр, хатын-кызлар);
-ир-егетләр арасында гер спорты. Ике герне этеп күтәрү. Гернең авырлыгы 32 кг. Өч авырлык категориясе: 65, 80 кг-га кадәр, 80 кг-нан югары;
-хатын-кызлар арасында гер спорты. Ыргым. Гернең авырлыгы 16 кг. Ике авырлык категориясе: 60 кг-га кадәр, 60 кг-нан югары;
-ир-егетләр арасында кул көрәше. Уң кул. Өч авырлык категориясе: 65, 80 кг-га кадәр, 80 кг-нан югары;
- хатын-кызлар арасында кул көрәше. Уң кул. Ике авырлык категориясе: 60 кг-га кадәр, 60 кг-нан югары;
-волейбол (ир-егетләр, хатын-кызлар);
-халык уеннары һәм ярышлары: вертикаль баганага үрмәләү, чүлмәк вату (ир-егетләр, хатын-кызлар), капчык киеп йөгерү(ир-егетләр, хатын-кызлар), авыш баганага менү, бүрәнә өстендә капчык белән сугышу, бүләкләр кисү, йомырка салынган кашыкны авызга кабып йөгерү (хатын-кызлар), шахмат, 5 минутлык блиц-турнир (ир-егетләр, хатын-кызлар), шашка, 5 минутлык блиц-турнир (ир-егетләр, хатын-кызлар);

IV. Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар концерты. Җыр һәм бию конкурслары — 13.00 — 15.40 сәг.

V. „Сабантуй-2017” бәйрәменә йомгак ясау — 15.40 — 15.50 сәг.

VI. Яшьләр концерты, дискотека — 23.00 — 01.00 сәг.