„Авыл хуҗалыгы продукциясенә сорау бар”

22 Май, 2017 - 16:39

Көмьязы авылында туып-үскән Илнур Усмановның крестьян (фермер) хуҗалыгы оештырып үз эшен башлавына өч ел. Бу җитди адымга алдан әзерләнә ул: трактор, җиңел һәм йөк машинасы, „Дон” комбайны булдыра. Тәвәккәлләп зур эшкә алынган ир-егетнең тырышлыгы бушка булмый. Аңа „Үз эшен башлаган фермер” программасы буенча 900 мең сум күләмендә грант бирелә. Дәүләт ярдәмен һәм үз өлешен кушып 15 баш тана малы, салам һәм печәнне кысып төргәккә җыю җайланмасы, тырма кебек кирәк-ярак булдыра.

Бүгенге көндә мөгезле эре терлекләр санын 38 башка җиткергән Усмановлар. Шул исәптән, 20 баш савым сыеры, калган өлеше бозаулар, симертүдәге үгез маллары һәм таналар.
Усманов хуҗалыгында дүрт кеше эшли. Эшчәннәренә хезмәт хакын соңлатмый вакытында түләүне тәэмин итәләр.

Тормыш иптәше Ләйсән Әлфис кызы исәп-хисап эшен алып баручы да, үрчем китергән унҗиде баш сыерны савып сөтне урнаштыручы да. Авылдашлары Фәнис Әхтәриев — алтын куллы механизатор. Басу эшләрендә, башка мәшәкатьләрдә Усмановларның уң кулы. Гаилә башлыгының әтисе Радик Усманов — алыштыргысыз кеше. Төп эше терлекче Радик абый агач эшендә дә, „тимер” эшендә дә иң оста киңәшче, ярдәмче.
Фермерлар 207 гектар җир мәйданында эшли. Шуның 50 гектарына көздән арыш чәчкәннәр, 30 гектарын печәнлек били, 75 гектар мәйданга язын арпа, солы, бодай чәчәргә планлаштыралар, калган мәйданда — пар җирләре.

Башлаган елларында тиресне кул белән чыгарган фермерлар быел урындагы хуҗалыкның ферма абзарын арендага алып бу мәшәктьтән котылганнар. Хәзер тиресне транспортёр ярдәмендә чыгаралар.
Без Көмьязыга юлланган көндә малларын җәйләүгә чыгаруга әзерләнә иде Усмановлар. Күчмә универсаль саву станциясенең (УДС-3) сөтүткәргеч торбаларын буяуга Усмановларның әти-әниләре дә кушылган.

—Ике яклап та әти-әниләр генә түгел, хәзер балалар да ярдәмләшә, — дип сөенә Ләйсән һәм Илнур Усмановлар.
Алдагы елларга сыер малларын 50 башка җиткерү, аннары арткан сөт продукциясен каймак, эремчеккә әйләндереп сатуга чыгару турында уйлана Усмановлар. Алар хуҗалыгында җитештерелгән продукциягә сорау бар.
Аида ХӘЙРТДИНОВА.