Металлдан уникаль әйберләр коя

22 Май, 2017 - 16:14

Иске Балтач авылында үз эшен җәелдергән шәхси эшкуар Марсель Якупов металлдан нәрсә генә эшләми?! Аның алтын куллары булдырган армрестлинг өстәле районда үткән чараларда кулланыла. Ә уникаль тренажёрына әле патент эшли. Аның уникальлеге, оста билгеләвенчә, шунда: аңарда шөгыльләнгәндә барлык төркем мускуллар эшли, техника тиз үзләштерелә.
Якуповның остаханәсендә мангал, чатыр, эскәмия, өстәл, атынгычлар, чәчәк савытларыннан алып, коелган мебель, рәшәткә, балкон, капка һәм башка күп төрле йорт кирәк-яраклары күрергә һәм заказ биреп эшләтеп алырга була.
Үз эшен җәелдергән Марсель Айрат улы бер дустын даими эш урыны белән тәэмин иткән. Киләчәккә планнары — нәтиҗәле авыл хуҗалыгы инвентаре эшләү. Әлеге вакытта аңа әзерлек алып бара.