Сәнгатькә гашыйк укучыларның күргәзмәсе

19 Май, 2017 - 17:19

Бүген район мәдәният сарае фойесында сәнгать мәктәбенең рәсем төшерү бүлегенең чыгарылыш сыйныф укучыларының эшләреннән торган күргәзмә ачылды. Биш ел дәвамында шөгыльләнгән алты укучының эшләре югары бәһага лаек. Укучыларның иҗат эшләреннән тупланган күргәзмә 19 майдан алып 25 майга кадәр эшли.
Алты укучы: Эльза Гарифуллина, Энҗе Мәрданова, Альбина Дихина, Ильнара Фәссахова, Регина Шакирҗанова, Регина Әхмәтҗановалар быел сәнгать мәктәбенең сурәт төшерү бүлеген тәмамлыйлар. Аларның эшләрендә туган як табигатенең гүзәллеген дә күрергә, романтик хисләргә бирелергә дә мөмкин. Пейзаж, натюрморт , портрет — һәммәсе дә зур осталык, зәвык белән эшләнгән. Күргәзмәне сәнгать мәктәбе директоры Гөлназ Рәхимҗанова ачты. Күргәзмә ачылу уңаеннан рәхмәт сүзләре белән район мәдәният бүлеге начальнгы Дамир Хәмәтов, район Советы рәисе, „Балтач таңнары” гәзите редакторы Рөстәм Вәлиев, районның Яшьләр комитеты баш белегече Максим Ахтариев, сәнгать мәктәбенең элекке директоры Ханис Хаҗимов чыгыш ясады. Ата-аналар исеменнән Җәмилә Гарифуллина укытучыларга рәхмәт сүзләре юллады. Сәнгать мәктәбе укытучылары Ирина Тукаева, Ксения Шакирова, Салават Латыйпов, Альберт Шәйхлисламовлар тырышлыгы сызык өстенә алынды.
Бу хакта тулырак гәзитебезнең киләсе саннарында танышырсыз.