„ЗАМАН ТЕРЛЕКЧЕЛЕГЕ ЯҢА ТЕХНОЛОГИЯЛӘРНЕ ТАЛӘП ИТӘ”

19 Май, 2017 - 16:49

18нче май көнне районга Башкортстан Хөкүмәте премьер-министры урынбасары Ирек Мөхәмәтдинов килде. Ул БР Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Динар Кәлимуллин, Балтач район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, аның беренче урынбасары Фларит Хәбиповлар озатуында район хуҗалыкларының сөтчелек фермаларында булды.

Республика Хөкүмәте вәкилләре район хуҗалыкларында малчылык тармагы торышы белән кызыксынды. „Дильмиев Р.Ш.” шәхси предприятиесе, чикләнгән җаваплылыктагы „Россия „ хуҗалыгының сөтчелек фермаларында сүз терлекләрнең продукция бирүчәнлеге, аларны ашату үзенчәлекләре, ясалма орлыкландыру мәсьәләләре турында барды.

Ирек Рәдил улы хуҗалык җитәкчеләренең игътибарын арытабангы үсеш мөһимлегенә, аның таләпләренә һәм юлларына юнәлтте.

„Потенциал бар. Булганны үстерү, заманча үзгәртеп кору, яңа технологияләр кулланып продукциялелекне арттыру турында ныклап уйланырга вакыт”, — дип билгеләде БР Хөкүмәте премьер-министры урынбасары.

Штәнде сөтчелек фермасында Ирек Рәдил улы гольштейн токымлы терлекләр үрчетүне игътибар өстенә алды. Аларның продукциялелеге дә югары, сөтенең сыйфаты да яхшы. Шулай ук сыерларны ясалма орлыкландыру эшен 100 процентка җиткерү максаты да куелды.

Хөкүмәт вәкилләре районда җәйге чәчү барышы белән кызыксынды. Фларит Хәбипов билгеләвенчә, бу өлкәдә планга алынган 78 процент эш күләме башкарылган. Район буенча чәчү мәйданының гомум күләме 37400 гектар. Бу узган елгы күрсәткеч белән чагыштырганда ике процентка артыграк. Гомум мәйданның 27700 гектарында язгы сабан культуралары урнаштырылган. Алдагы көннәрдә район хуҗалыкларында техник культураларны чәчү эшләре дәвам итәчәк.

Эшлекле очрашуда район хуҗалыклары җитәкчеләре Рөстәм Дильмиев, Фидәрис Гарипов, Айрат Акберовлар катнашты.
Гөлнара ШӘЙМӨХӘМӘТОВА.
Рәсемдә: Районның терлекчелек тармагын үстерү проблемалары турында эшлекле сөйләшү вакытында.
Газим ТАЛИПОВ фотосы.