„ГҮЗӘЛ” АНСАМБЛЕ — ХАЛЫКАРА КОНКУРСТА ҖИҢҮЧЕ!

19 Май, 2017 - 16:47

Район мәдәният сараеның „Гүзәл” халык бию ансамбле 12 майда „Мин булдырам!” мәдәни-белем бирү проекты чикләрендә Сочи шәһәрендә үткән „Җиңүләр яры” балалар һәм үсмерләр иҗаты X халыкара фестиваль-конкурсында I дәрәҗә лауреат исемен яулады. Жюри тарафыннан ансамбльнең иҗади потенциалына югары бәһа бирелде. „Гүзәл”леләр 2017 елда балалар һәм үсмерләр иҗаты өлкәсендә „ARTIS” халыкара премиясенә тәкъдим ителде.

Талантлы яшьләрнең җиңүләре „Җиңүләр яры” X халыкара фестиваль-конкурсының халык биюләре номинациясендә 16 — 18 яшьлек катнашучылар арасында I дәрәҗә лауреат исеме белән генә чикләнми. Ансамбль „Иң яхшы костюм өчен” дигән диплом белән дә бүләкләнде. Моңа һич кенә дә гаҗәпләнәсе түгел: ансамбльнең Сочи сәхнәсендә күрсәткән башкорт һәм татар яшьләре биюләренең костюмнары үзенчәлекле тегелешле, бай бизәкле — күзнең явын алып тора.

„Биюләргә анализ ясаганда илебезнең билгеле хореографлары, биюләрнең стиленә, костюмнарның матурлыгына, Башкортстанда гомум алганда биюче егетләрнең күп булуына, ансамбль кызларының бер буйдан, бер төстән сылулыгына соклану белдерделәр”, — ди ансамбльнең җитәкчесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Раушания Хәсәнова.

Йөздән артык биюдән сайлап алынган сигез генә композиция арасында балтачлылар биюенең гала-концертка кертелүе дә — олы мәртәбә. Димәк, кыз һәм егетләребез ерак Сочида район данын яклап лаеклы чыгыш ясаган, бар булмышларын, яшьлек дәртләрен, көч һәм сәләтләрен салып биегән, дигән сүз бу.

Ансамбльнең талантлы солисты Чулпан Кашанова ялгыз биюләр номинациясендә I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Сәхнәдә артистларча чагу образ тудырганы өчен дә аерым диплом белән билгеләнде Чулпан. Шулай итеп, икеләтә җиңү, халыкара премиягә дәгъва итәрлек танылу яулап кайтты районга яшь биючеләр!

Ансамбль җитәкчесе фестиваль чикләрендә оештырылган „2016 — 2017 уку елында өстәмә белем бирү системасын үстерү: яңа чынбарлык” дип аталган түгәрәк өстәл эшендә катнашты.

„Балалар „Ривьера” паркында, Олимпиада үткән истәлекле урыннарда экскурсиядә булдылар. Искиткеч яхшы шартларда кунакханәдә яшәү, диңгездә су коену, төрле төбәкләрдән килгән биючеләр белән тыгыз аралашу, тәҗрибә уртаклашу — ансамбль әгъзалары өчен онытылмас хәтирәләр. Дәрәҗәле фестивальдә катнашырга финанс яктан ата-аналар һәм район Хакимияте, мәдәният бүлеге ярдәм итте. Сәяхәтне оештыруда Иске Балтач 2нче урта мәктәбе директоры Азамат Мәгъзүмовның чиксез зур булышуын тойдык. Ышаныч белдерүегез безгә көч бирде, рәхмәт! Шул кадәр бердәм, тырыш, максатчан булганнары, район мәдәниятенә зур иҗатларын багышлаган, кечкенәдән сәхнәбезне бизәгән, ныклы ихтыяр көченә ия булган биюче балаларга чиксез рәхмәтемне белдерәм!” — дип билгели Раушания Рафаэль кызы.

Котлыйбыз, „Гүзәл”леләр! „ARTIS” халыкара премиясенә дәгъва итү сертификатына ия булу — зур дәрәҗә һәм җаваплылык. Бу ышанычны район мәдәниятенең һәм ансамбль коллективының бердәм, лаеклы аклавын телибез!
Гөлнара ШӘЙМӨХӘМӘТОВА.
Рәсемдә: „Зөлфия” һәм „Гүзәл” бию ансамбльләренең элекке сәяхәтләреннән калган күркәм традиция буенча җиңүче балаларны ата-аналары район мәдәният сарае алдында тантаналы каршы алды.