18 Май, 2017 - 15:29

Балтырган үсеп чыгарга да озак калмады. Ә аның файдасы хакында сез беләсезме?

Балтырган ашказан-эчәк, бавыр, нервы һәм тире авырулары, астма кебек чирләрне дәвалаганда файдаланыла. Аның составындагы шифалы матдәләр, эфир майлары ризык үзләштерүне җайга сала, әгъзаларны шлактан чистарта. Балтырганны эч кату, артык кислоталы гастрит белән яфаланганда еш кулланырга киңәш итмиләр. Кайнар суда чайкатылган яфрагын буыннар сызлаганда, мастит очрагында компресс итеп салалар.