Ашау эшне калдырамы?

18 Май, 2017 - 15:06

Каргалы авылының шәхси эшкуарлары Шакировлар берничә көннән чәчү эшләрен тәмамлаячак . Язгы эшләр барышында эшчеләр өчен төшке һәм кичке аш хәстәрләнә. Пешекче Ксения Гыйззәтова кайнар аш өлгертеп, ризыкны басуга илтә. Яшь булуына карамастан, тәмле пешерә, эшчеләр бик канәгать. Җылы аштан соң дәртләнеп эшкә тотына биредә көч салучылар.