Иртәгә пионер оешмасы төзелүгә — 95 ел!

18 Май, 2017 - 08:07

Быел 19 майда күңелдә үткәннәрнең якты хатирәсе булып калган пионер оешмасы төзелүгә 95 ел тула. Пионер — “беренче” дигәнне аңлата. Пионерлар — киләчәккә юл яручылар, курку белми, алдан баручылар. Әти-әниләребездән, быргы кычкыртып, барабан кагып сборларга җыйналулары, тимер-томыр һәм макулатура җыюлары турында ишеткәнебез бар. Алар кызыл галстук һәм пионер значогы тагып йөргән балачакларын яратып, горурланып искә ала. Авыр еллар булса да, бик кызыклы чорда яшәгәннәр.

Октябрят булган, “Без Ленин бабайның шат оныклары” дип күкрәк каккан чакларны хәтерлим. 90нчы еллар башында, балалар оешмаларында үзгәрешләр булып, безгә генә вакыт җитте дигәндә, бик теләсәк тә, пионер була алмый калдык.

Владимир Ильич Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионер оешмасы 1922 елның 19 маенда төзелгән. Колхозлашу, Бөек Ватан сугышы еллары... Авыр сынау, көрәш, Җиңү... Бу чорда яшь ленинчылар өлкәннәр белән беррәттән иген иккән, станок артына баскан, немец фашистларына каршы батырларча көрәшкән. Бу елларда аларның девизы: “Пионер — фронтка!” булган. Алар утын әзерләгән, госпитальдә дежур торган, фронтовиклар гаиләләренә булышкан. Безгә билгеле булган тимурчылык хәрәкәте дә нәкъ менә шушы елларда калкып чыга. Тимурчыларның максаты – кешеләргә шатлык китерү, битараф булмау, эшне чын күңелдән башкару, тормышны тагын да матуррак, мәгънәлерәк итәргә тырышу. Пионер сафларында чыныгу үткән, яңа эшләргә, яңа төзелешләргә омтылган яшьләр арытаба комсомол оешмасында берләшкән, башлаган данлы эшләрен дәвам иткән. Пионерлар тырыш хезмәт белән бергә һәрдаим белемгә омтылган. Халык арасында мәдәни-агарту эшләре алып барганнар, күңелле ял да итә белгәннәр.

Бөтенсоюз пионер оешмасы балаларны Ватанга һәм халыкка тугры булырга, олыларны хөрмәт итәргә, кечеләргә булышырга өйрәтә, тәртипкә чакырган. Сугыш һәм хезмәт ветераннары катнашлыгында батырлык дәресләре үткәрелгән. Чит илдәге балалар белән хат алышу, тимурчылар, табигатьне саклаучылар хәрәкәтләре, тимер-томыр, макулатура җыю — барысы да пионер оешмасы белән бәйле. Пионерия көнендә урман-кырларга чыгып, пионер учаклары ягылган, дружина сборлары үткәрелгән. Бу мәктәп балалары өчен генә түгел, өлкәннәр өчен дә чын бәйрәм булган, бердәмлек һәм дуслык хисләрен ныгыткан.

Әти-әниләребез күңелен¬дә пионер оешмасы әнә шундый булып сакланган. Яшьләр һәм балалар белән эшләүнең матур традициясе ул. Бүген эзтабар, варис яшьләр һәм башка оешмалар аңа алмашка килде. Укучылар, яшьләр арасындагы волонтер оешмалары тимурчылар хәрәкәтен хәтерләтә. Аларның барысын да республикабызны, илебезне ярату, ватанпәрвәрлек тойгылары берләштерә.

Чыганак: «Кызыл таң” гәзите.