Чәчү эшләре кызу бара

17 Май, 2017 - 16:33

Быел яз соңлап килде дисәк тә, табигать үзенекен итте. Кояшлы, шул ук вакытта җилле көннәр басулардагы дымны ялмап алгандай, тиз арада юкка чыгара. Елны туйдырырлык көннәрнең һәр сәгате кадерле. Каргалы авылының шәхси эшкуарлары — Шакировлар өчен бүген иң кызу мәл. 30 апрель көнне дым каплату эшләренә төшкән каргалылар бар көчләрен чәчү эшләренә юнәлткән.

Шәхси эшкуарлар узган елда 600 гектар мәйдан җирләрне туңга сөреп калдырган. 100 гектарын ноу-тилл технологиясе белән чәчәргә ниятләгәннәр. Быелгы чәчү кампаниясендә эшкәртелгән җирләрнең 250 гектарына җитен урнаштырылган. Бу культура әлегә кадәр сынатканы булмады, диләр. Узган елда да җитен үсемлегенең маен сыгып алудан тыш, сабагын сүс җитештерергә озатканнар.

—Быел да җитен маена ихтыяҗ бар, май сыгу заводы белән алдан килешү төзедек. Әлеге культурага 2 тапкыр химик утау кирәк. Җитенне 1:1 нисбәтендә ашлама белән катнаштырып җиргә урнаштырдык, — диләр Шакировлар.
Үсентеләрне тукландыруга килгәндә, арпа, бодай кебек культураларны чәчкәндә үк, гектарына 50 килограмм исәбеннән ашлама кулланганнар. Соңгы елларда җәйләрнең коры килүен исәпкә алып, арпаның корылыкка бирешми торган, элита „Т-12” сортын Бүздәк сорт сынау участогыннан кайтартканнар. Бодайга килгәндә, „Экада-109” элита сортын Балтач сорт сынау участогыннан алганнар.

Яз соңлап килсә дә җир өлгерүен билгели белгечләр. Дымлырак урыннарын калдырып торабыз, ди Шакировлар. Болардан тыш 140 гектар мәйданда солы культурасын урнаштырганнар, 60 гектарда вика катнашмасы чәчелгән.
Эшчеләр төшке һәм кичке аш белән тәэмин ителә. Ксения Гыйззәтова кайнар аш өлгертеп, ризыкны басуга илтә. Техникага да кытлык юк.Корыч атларны Данис Зиннуров алдан ремонтлаган, ватылган очракта да ул чүчүчеләр янында. Борай районыннан Феликс Сәмигуллин шәхси Т-150 тракторында культивация үткәрә. Назил Шәяхмәтов та шәхси тракторы белән ярдәмгә килгән. Тракторчы Финат Фатыйхҗанов алыштыргысыз хезмәткәрләрнең берсе. Сөрү, тырмату, чәчү эшләрен башкара. Шәхси тракторалары белән Рифат Исмәгыйлев, Альмир Каримовлар да чәчүдә актив катнаша. Юрий Хаббаров Т-40 тракторында басуны катоклый.Чәчүчеләр Рәмил Гәрәев, Владик Сайфуллин, Дамир Минлишев, Вадим Гыйззәтовлар вакыт белән сыналган эшчеләр. Орлыкны басуларга ЗИЛ автомашинасында Разат Хәмидуллин ташый.

Язын чәчсәң — сазга чәч, диләр. Шакировлар берничә көннән чәчүне төгәлләргә ниятлиләр. Башкарган эшләре уң булсын, һава шартлары уңай килеп, басулардан мул уңыш җыеп алырга язсын.