Бүген хәрби- кыр җыеннарының икенче көне үтте

17 Май, 2017 - 16:20

Табигать шартлары да укулар үткәрү өчен бик уңайлы булды. Укучылар бүген физик әзерлек буенча, противагаз кию, автоматны вакытында сүтеп-кору буенча да нормативлар тапшырды. Каравыл тору тәртибе, стройда йөрү, стройда җырлау кебек биремнәрне үтәделәр. Фотохәбәрчебез Газим Талипов 2017нче елның хәрби-кыр җыенының кайбер мизгелләрен мәңгеләштерде дә инде.