Көмьзы һәм Туктай авыллары фельдшеры Алия Камилҗанова 30 елдан артык кеше сәламатлеге сагында тора

17 Май, 2017 - 14:52

Һөнәрләр арасында кеше сәламәтлеген саклау белән бәйле һөнәрдән дә изгесе юктыр. Утыз елдан артык гомерен кешеләрне дәвалауга багышлаган Көмьязы һәм Туктай авыллары фельдшеры Алия Камилҗанова зур хөрмәткә лаек кеше. Халык белән уртак тел табып эшләгән ак халатлыга һәммәсе дә рәхмәт сүзләре әйтеп, изге теләкләрен юллый.

Алия Миңлегали кызы Көмьязы авылында туып-үскән. Район үзәгендә урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Бөре шәһәрендә медицина училищесында шәфкать туташы һөнәрен үзләштерә. Хезмәт юлын Иске Балтач район үзәк дәваханәсендә, терапия бүлегендә башлый. Биредә ике ел эшләгәннән соң, туган авылына кайтып, фельдшер пунктына урнаша һәм бүгенгәчә шунда армый-талмый эшли. Читтән торып фельдшерлык курсларын тәмамлый. Югары категорияле медицина хезмәткәре карамагында — 706 кеше. Авылдашлары Алия Камилҗанованы түземле һәм игътибарлы булуы өчен яраталар.

— Алиябыздан уңдык. Аның һәр сүзе, сабыр гына тыңлавы, файдалы киңәшләре үзе дәва. Һава торышының нинди булуына карамастан, ул һәрвакыт авырулары янында. Ял көннәрендә өенә еш киләбез. Бар эшен ташлап безне кабул итә, —диләр. Баһалама китабында да тәҗрибәле фельдшер адресына тик рәхмәт сүзләре генә. Аның тугры хатын, оста хуҗабикә, хәстәрлекле әни булуын язганнар.

Алия һәм Расих Камилҗановлар авылның үрнәкле гаиләләренең берсе. Матур тормыш көтәләр. Күркәм йорт салганнар. Бакча тутырып, яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр, күпләп кош-корт карыйлар, мал-туар асрыйлар. Расих Рәдис улы күп еллар Куйбышев исемендәге авыл хуҗалыгында механизатор булып эшли. Камилҗановлар өч ул тәрбияләп үстереп, олы тормыш юлына чыгарган. Өлкән уллары Рәис тормыш иптәше Гүзәл белән авылда төпләнгән, алар ул үстерә, икенчегә бәби көтә. Уртанчы уллары Рәшит тә әти-әнисенең горурлыгы. Ул Бөре социаль педагогия академиясенең физик культура факультетын тәмамлаган. Гер спорты буенча „Русия спорт мастеры” дигән мактаулы исемгә лаек. Бүген ул Айдар энесе белән себер тарафларында эшли.
Үз һөнәренә гашыйк Алия Миңлегали кызы көн дә авырулары янына ашыга. Яңа туган сабыйларга патронажга йөри, күрше Туктай авылына барып кайтырга да, балалар бакчасына йөргәннәрнең, мәктәп укучыларынң, өлкән яшьтәгеләрнең хәлен белешеп өлгерә. Эш дәверендә төрле очраклар була, ике йөкле хатынга бала табарга да ярдәм итә ул.

—Һөнәр сайлаганда игътибарлы булырга кирәк. Медицина өлкәсендә эшлисең килсә, моңа үзеңне алдан әзерләргә һәм хыялыңа тугры калырга кирәк. Мин үзем кечкенә вакыттан еш авырып дәваханадә ята торган идем. Шул чакта, үземә, шәфкать туташы булчакмын, дип сүз бирдем. Бүген үземне иң бәхетле хатын-кыз дип саныйм, —ди зур канәгатьлек белән Алия Камилҗанова , үткән тормышын барлап.
Гөлгенә МУСИНА.