БАЛАЛАРГА ИГЪТИБАРНЫ КИМЕТМӘГЕЗ!

17 Май, 2017 - 11:01

Агымдагы елның 18 маеннан алып 9 июньгә кадәр республикада „Игътибар — балалар!” дигән баш астында киң масштаблы чаралар үза. Юл-транспорт фаҗигаләре анализы юлларда һәм урамнарда балалар катнашлыгында иң күп бәхетсезлек очракларының каникул вакытларында булуын күрсәтә. Моның сәбәбе — өлкәннәр ягыннан балаларга игътибар кимү. Профилактик чара нәкъ шул турыда кисәтә.

Агымдагы елның дүрт аенда Башкортстан территориясендә балигъ булмаганнар катнашлыгында 87 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән. Узган елның шул вакыт аралыгы белән чагыштырганда бу күрсәткеч азрак булса да, фаҗигаләрдә 7 бала һәлак булуы (узган елгы шул чордан 250 процентка артыграк!), 92 баланың төрле тән җәрәхәтләре алуы — хәвефләнерлек һәм тиешле нәтиҗәләр ясарлык саннар.

Пассажир балалар катнашлыгында 44 юл-транспорт фаҗигасе булган, аларда 6 баланың гомере өзелгән, 49 бала тән җәрәхәте алган.

Җәяүле балалар катнашлыгында 40 юл-транспорт фаҗигасе булган, 41 бала зыян күргән.

Водитель һәм пассажирлар хәвефсезлек каешларын кулланырга тиеш. Бу законда каралган. Каеш такмаган өчен җаваплылык пассажирның үз өстендә. 12 яшькә кадәрге балаларны аларның гәүдә авырлыгына һәм яшенә карата сайланган креслоларда утырткан килеш кенә автомобиль белән юлга чыгыгыз. Хәвефсезлек каешлары һәм балаларны тотып калу җиһазлары, юл-транспорт фаҗигаләре була калса, водитель һәм пассажирларның гомерен саклап калу өчен уйлап табылган.

Велосипедта йөрүче балаларга да игътибарлы булыйк. 14 яше тулып, юл йөрү кагыйдәләрен ныклап өйрәнгәч кенә велосипедчыны юлга чыгарырга рөхсәт ителә. 14 яшькә кадәрге балалар җәяүлеләр яки велосипедчылар өчен махсус юлдан гына йөрергә тиеш. Велосипедчыларга пассажир йөртергә ярамый.

Җәяүле дә, пассажир һәм водитель дә үз хәвефсезлеген үзе кайгыртырга бурычлы.
Альбина ХӘЙДӘРШИНА,
юл хәрәкәте хәвефсезлеген пропагандалау инспекторы,
полиция лейтенанты.