АСАВКА АВЫЛЫНЫҢ КАҺАРМАН УЛЫН ИСКӘ АЛЫП

17 Май, 2017 - 10:45

Асавка авылы халкы батыр улын онытмый. 8 май көнне Чечен сугышында һәлак булган якташыбыз Эдуард Минниахметовның якты истәлегенә тактаташ ачылды.

Ел саен Бөек Җиңү бәйрәмендә Асавка авылы халкы Советлар Союзы Герое Үлмәс Шакиров, Бөек Ватан сугышында катнашкан яугирләр исемлеге язылган һәйкәлләр янына җыела. Күркәм традициягә тугры калып, Җиңүнең 72 еллыгын каршылап, олы чара оештырылды.

Мәктәп укучылары, ил буйлап узган „Үлемсез полк” акциясенә кушылып, Эдуард Минниахметов исемен йөрткән урам буйлап, тезелеп атладылар. Аларның кулларындагы фотосурәтләргә карап, һәркем сугыш кырларында ятып калган ата-бабаларын, туганнарын, авылдашларын искә алды. Әйтерсең лә, алар тере, безнең арада...

Митингта район Хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фирдәвис Рәхимов, Тушкыр авыл биләмәсе башлыгы Булат Әгъләмов, отставкадагы подполковник Владислав Шакиров, Әфганстан сугышында катнашкан якташыбыз Лев Зиянгиров, тыл ветераннары чыгыш ясады.

Чечен сугышында һәлак булган авылдашыбыз Эдуард Минниахметовның якты истәлегенә тактаташ ачылды. Бу изге эшне башкаруга һәм бәйрәм чарасын оештыруга район Хакимияте, Тушкыр авыл советы, мәктәп директоры Дамир Рәхимов, Владислав Үлмәс улы, Эдуардның бертуганы Азат Минниахметовлар тырышлык салды.

Митингтан соң тыл ветераннары, кунаклар Советлар Союзы Герое Үлмәс Шакиров исемен йөрткән модель китапханә-музейга чакырылды.

Бәйрәмдә бер үк вакытта шатлык, горурлык, сагыну хисләре кичергән авылдашларыбыз бердәм теләктә калды: „Җирдә сугышлар булмасын! Илебезнең һәр киләчәк көне якты, тыныч булсын!”
Гөлфизә САДРИЕВА,
китапханәче.