Балтачта "Җиңүләр яры"ннан җиңү белән кайтучыларны каршы алдылар

16 Май, 2017 - 20:29

Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рушания Йосыпова җитәкчелегендәге "Гүзәл" Халык бию ансабленең Сочида үткән "Җиңүләр яры" Х Халыкара фестиваль-конкурсындагы җиңүләре турында "Балтач таңнары" гәзите сайтында бәян ителгән иде.

Дәрәҗәле бәйгедә катнашып, ансамбль җитәкчесе һәм озатып йөрүче ата-ана--Светлана Ахмедьянова озатуында, кызлар-егетләр ерак юлдан исән-сау йөреп кайттылар.

Бүген "Җиңүләр яры"ннан җиңү белән кайтучыларны Иске Балтач авылы үзәк мәйданында район Хакимиятенең мәдәният бүлеге начальнигы Дамир Хәмәтов җитәкчелегендәге делегация, ата-аналары, туганнары тантаналы рәвештә каршы алды.

Һәркем шатлык, горурлык хисләре кичерде бу минутларда. Ахырда биючеләр әти-әниләре бүләк иткән "бәхет шарлары"н: "Ур-ра," дип -- кычкырып, күккә очырдылар...