Яз — гөмбәләр мәле

16 Май, 2017 - 16:39

Җир өсте кардан ачылуга безнең төбәктәге катнаш урманнарда беренче урман сые — гөмбәләр баш калкытты. Узган атнада базарда уңган ханымнар сатып алучыларга кәҗә гөмбәсе (сморчки) тәкъдим иттеләр.

Бу фотосурәттә Янтимер авылының уңган хуҗабикә Алевтина Сафина һәм Галина Кугубаевалар үзләре җыйган гөмбәләр белән төшкән.

—Ял сәгатендә табигатькә чыгып кәрҗин тулы гөмбә җыеп кайттык. Дүрт сәгать эчендә берәр кәрҗин гөмбәле булдык. Тиешенчә эшкәрткәннән соң гөмбәнең эшләпәсен турап кыздырып, сабагын иттарткычтан чыгарып икра ясап куллансаң, бер дигән ризык була, — ди Алевтина ханым.