Балтачта кече эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә үтәчәк

16 Май, 2017 - 15:03

РФ Президенты Указы нигезендә 2007 елдан илебездә эшкуарлар көне билгеләнә. Быел, 26 майда бу көннең ун еллыгы билгеләнәчәк. Шушы дата чикләрендә 19 май көнне район җирлегендә Балтач, Борай, Аскын, Тәтешле, Караидел, Мишкә районнары вәкилләре катнашлыгында, кече эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә үтәчәк.

Анда республиканың Дәүләт Җыелышы — Корылтайның сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык буенча комитеты рәисе Рәшит Хәйруллинның, республиканың эшкуарлык һәм туризм буенча дәүләт комитеты, Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре, башка зур кунакларның катнашуы көтелә.

Районның әйдәүче эшкуарлары семинарда катнашучыларга эш тәҗрибәләрен уртаклашачак, үзләре җитештергән продукцияне тәкъдим итәчәк, киләчәктә хезмәттәшлек итү юлларын билгеләячәк, яшьләргә төпле киңәшләрен бирәчәк.

Үз эшен ачарга теләгән яшьләр, әлеге мәсьәлә белән җитди кызыксынган балтачлылар 19 май көнне район мәдәният сарае базасында үтәчәк чарага рәхим итсеннәр.