Балтачта хәрби-кыр җыеннары башланды

16 Май, 2017 - 14:43

Бүген Башкортстан төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжы базасында хәрби кыр җыеннарының беренче көне үтә. Җыеннарда белем бирү учакларыннан һәм колледжтан барлыгы 84 кеше катнаша.

Җыеннарны ачу тантанасына район Хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары Фирдәвис Рәхимов, БР Хәрби комиссариатының Тәтешле һәм Балтач районнары буенча бүлек начальнигы Ансар Арсланов килде.

Булачак солдатлар хәрби тормышының үзенчәлекле яклары белән танышты.