„Авыл китапханәсе аралашу урыны да ул”

16 Май, 2017 - 09:38

Бүген авыл китапханәсенә халык йөриме? Китап укыймы?
Иске Тимкә авылына юл төшкәч, китапханәче Рәфинә Галиханованы эш урынында очраттык.

—Халык китапханәгә йөри, китап укучыларыбыз бар, — дип елмаеп каршы алды ул безне. — Яшьләребез бик актив. Мәктәп укучылары күбрәк укыту программасындагы әдәбият сорап килсә, урта буын вәкилләре Дарья Донцова кебек популяр авторның романнарын сорый. Өлкән яшьтәгеләр Зифа Кадыйрованың китапларын кулдан-кулга йөртеп укый. — Авыл китапханәсе халыкка аралашу урыны да ул.

Рәфинә Гандәлиф кызы ике дистә елга якын гомерен халыкның аң-белемен күтәрү, агарту эшенә багышлаган. Хезмәтеннән юаныч, куаныч таба белә. Район китапханәчеләре турында җитәкчеләре Лилия Хөсәинова да гел җылы сүзләр генә әйтә:

— Китапханәчеләр авыл җирендә күмәк хуҗалык эшләрендә дә, сайлау, исәп алу кампанияләрендә дә катнашалар. Бер эштән дә авырсынмыйлар, иңнәренә йөкләнгәнне дә зур тырышлык белән башкаралар.