Балтачлылар яшь чәчәннәр республика конкурсына әзерләнә

15 Май, 2017 - 17:05

Кешенең бөеклегенә дан җырлаган „Урал батыр” эпосы укучыларны төрле яклап тәрбияли. Батырлык һәм куркаклык, яхшылык һәм явызлык, гаделлек һәм ялганлык кебек сыйфатларны чагыштырып, бала нәтиҗә ясый. Ел саен оештырылган „Урал батыр” эпосын яттан сөйләүчеләр бәйгесе инде күркәм традициягә әверелде. Конкурс шартлары буенча аның беренче этабы мәктәпләрдә, икенче этабы район үзәкләрендә үтте. Борайда үткән зона ярышларында 10 команда көч сынашты.

Зона бәйгеләрендә балтачлылар да читтә калмады. Районда беренчелекне яулаган Тучыбай урта мәктәбе укучылары командасы район данын лаеклы яклады. Алар мәктәпнең, районның актив укучылары, укытучылар горурлыгы— Луиза Низамова, Алсу Шәймиева, Алмаз Солтанов, Рөстәм һәм Вадим Климиннар. Җитәкчеләре башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлфирә Сафина күп еллар укучыларын иҗади конкурска җитди әзерли, алар һәр елны алдынгы урыннар яулый. Һәр эшне җаваплылык белән башкарган укытучыдан укучылар үрнәк ала.

Елдан-ел алар белемнәрен камилләштереп, бәйгегә ныклы әзерлек белән киләләр
Эпосны яттан сөйләүче Луиза Низамова 1400 юл ятлаган. Кызның эпосны образлы, сәнгатьле итеп сөйләве жюри әгъзалары һәм тамашачыларның күңеленә хуш килде. Әлбәттә, безнең бәйгечеләргә тагын да тырышырга, беренчелеккә омтылырга кирәк.
Шулай итеп, Балтачның яшь чәчәннәре зона бәйгесендә өченче урынны алды һәм июнь аенда үткәреләчәк республика конкурсында катнашырга лаеклы булды. Изге сәгатьтә, яшь чәчәнәр! Яхшылап әзерләнеп, җиңеп кайтырга насыйп булсын сезгә.