Кәбестәне ачык грунтка кайчан утыртырга?

15 Май, 2017 - 16:18

Иртә өлгерә торган кәбестәне (“Трансфер” сорты ), 25 апрельдән соң утырта башларга кирәк. Иртә өлгерә торган кәбестә күп кирәкми, чөнки ул бик тиз ярыла башлый. Рәт арасын 40 см, үсентеләр арасын 25 см ара калдырырга кирәк.

Җәйге (“Слава 1305”) һәм соң өлгерә торган сортларны (“Московская поздняя 15”, “Зимовка 1474”, “Амагер” һ.б.) 10 майдан 1 июньгә кадәр утыртырга ярый. Аларны рәт арасын 55-60 см, үсентеләр арасын 30-35 см калдырып утыртырга кирәк. Җәйге сортларның шулай ук ярылу куркынычы зур.

“Зимовка 1474” тозлау өчен иң яхшы сортларның берсе санала, ярылмый.