Районда „Частник” ункөнлеге бара

15 Май, 2017 - 14:08

Үзйөрешле, юл-төзелеш машиналарын һәм аларга тагылмаларны файдалануда хокук бозуларны бетерү һәм кисәтү йөзеннән агымдагы елның 15 маеннан 26 маена кадәр „Частник” дигән шартлы баш астында ункөнлек үтә.

Аның барышында шәһәр һәм районнарның баш дәүләт инспекторлары — дәүләт техник күзәтчелеге инспекцияләре инспекторлары маршрутлар эшләп, үзйөрешле машиналар һәм аларга тагылмаларның техник торышын тикшерүне оештырачак; авыл җирлекләре башлыклары белән килешеп, дәүләт теркәвендә тормаган һәм узган елларда техник карауга китерелмәгән үзйөрешле машиналар һәм аларга тагылмаларны ачыклау чаралары үткәрәчәк.