БАЛТАЧКА УҢГАН КЫЗЛАР КИЛЕН БУЛЫП ТӨШӘ

15 Май, 2017 - 11:36

Хәзер кул эшләренең ниндие генә юк. Күңелеңә якын булганын сайла гына. Краснокама районының Яңа Каенлык авылыннан безнең районга килен булып төшкән Индира Ирек кызы канзаши ысулы белән төрле бантиклар, зәвыклы магнитиклар һәм башка әйберләр эшли.
Индира Ахтариева Башкорт дәүләт университеты филиалы— Бөренең югары педагогик уку йортын тәмамлаган. Кул кушырып утырырга яратмаган Индира атлас тасмалар ярдәмендә чагу бантиклар, күзнең явын алып торган ободоклар, чәч кыстыру өчен заколкалар ясый. Яңа елга шампан шәрәбләре шешәләрен бизәү, туйлар өчен аксессуарлар эшләү белән дә шөгыльләнә.

Эшләгән әйберләре бик матур. Чагу төсләр күзнең явын алып тора. Кечкенә кызларның чәчләрендә Индираның йөрәк җылысын кушып эшләгән бантикларын күрү бик матур. Нинди генә төсләре, һәм Моңардан тыш ул йомшак уенчыклар да тегә.

Индира тормыш иптәше белән 2 ул үстерә. Үзәк район китапханәсендә Сәламәтлек көне уңаеннан үткәрелгән чарада Индира Ахтариева канзаши ысулы хакында сөйләде, эш алымнары белән балтачлыларга уртаклашты һәм үзенең эшләреннән торган күргәзмә оештырды.

Мондый уңган киленнәрнең төшкән җире таш булсын. Үзләренең һөнәрләре, булмышы белән Балтачны бизәсеннәр алар.