Урындагы башлангычларга нигезләнгән җәмәгать инфраструктураларын үстерү проектларын тормышка ашыру дәвам итә

15 Май, 2017 - 11:25

«Башкортстан Республикасының дәүләт финанслары һәм бурычлары белән идарә итү» программасы чикләрендә агымдагы елда да бу максатларга бер заявкага 1 миллион сум исәбеннән 300 миллион сум күләмендә акча бүлү расланган.

Урындагы башлангычларга нигезләнгән проектлар гражданнарның активлыгы белән аерыла: кешеләр үзләре өчен мөһим саналган объектны төзекләндерү яки яхшырту проектын тәкъдим итә һәм аның өчен үз акчаларын сала. Узган елда җирле биләмә һәм гражданнар проектны финанслауда каралган сумманың 20 проценты күләмендә үз өлешләрен кертсәләр, быел бу өлеш 15 процентка тиңләнгән.

Хәтергә төшереп үтсәк, узган елда районда җирле биләмәләр тарафыннан 14 проект тәкъдим ителгән иде. Конкурс шартлары буенча шуларның унысы җиңеп, башлангычларны тормышка ашырырга хокук алды. Эш торышына килгәндә, Нөркә һәм Тучыбай җирлекләрендә узган елда ук эш төгәлләнде. Иске Балтач авыл җирлегендә ул бүгенге көндә дәвам иттерелә — Иске Балтач авыл зираты әйләнәгә яңадан рәшәткәләнә. Башка җирлекләрдә исәпләренә акча күчерелүен көтәләр.

Гәзитебезнең узган саннарында хәбәр итүебезчә, быел бу проект чикләрендә райондагы 14 авыл җирлеге катнаша.

—Иске Янбайлылар әзерләнгән документларын республика Фәннәр академиясенә тапшырдылар. Калганнарыныкы — килешү стадиясендә. Бу нәрсә дигән сүз? Әзерләнгән сметалар экспертизага җибәрелде һәм табылган кайбер кимчелекләрне бетерү өстендә эш алып барыла. Егерменче майга кадәр барлык җирлекләр дә проектларын Фәннәр академиясенә тапшырачак, — ди проектны тормышка ашыру мәсьәләләре буенча куратор, районның финанс идарәлеге начальнигы Альбирт Хәмитов.
Альбирт Әлфит улы белдерүенчә, узган елгы һәм быелгы проектлар ел дәвамында эшләнеп бетеп файдалануга тапшырылачак.

Аида ХӘЙРТДИНОВА.