БАЛТАЧ БИЮЧЕЛӘРЕ ХАЛЫКАРА КОНКУРСТА ИКЕЛӘТӘ ҖИҢҮ ЯУЛАДЫ!

13 Май, 2017 - 12:30

Сөенче белән уртаклашырга ашыгабыз! Районның „Гүзәл” халык бию ансамбле „Берег побед” дип аталган Халыкара конкурс-фестивальдә I дәрәҗә лауреат исемен яулады!

Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Раушания Хәсәнова җитәкләгән бию коллективы шулай ук „Иң яхшы костюмнар өчен” номинациясендә җиңү яулады.

Ансамбльнең солисткасы Чулпан Кашанова ялгыз биючеләр арасында I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Сәләтле яшь биючебезгә шулай ук „Самая артистичная” дигән номинациядә җиңү бүләге тапшырылды.

Икеләтә җиңүләре белән „Зөлфия” үрнәкле бию ансамблендә тәрбияләнеп үскән балаларны котлыйбыз!