Бүләкле дә, гәзитле дә булдылар

12 Май, 2017 - 15:17

„Атна саен — бүләк” акциясенең икенче тиражы үтте. Янә өч абунәчебез бүләкле булды.
Бу юлы бүләк отучыларның икесе — район үзәгеннән. Алар „Балтач таңнары” гәзитенең тугры дуслары Фируза Галиева һәм Гүзәл Әмирова. Өченче бүләк хуҗасы— Тушкыр авылыннан Рәлифә Галиәкбәрова.
Фируза апа район гәзитен озак еллар алдыра. Район Хакимиятендә техник персонал булып эшләүче Фируза Факай кызы бер елны да гәзитсез калган юк дип билгели.
— Гел язылабыз, район яңалыкларын белеп барасы килә. Ярты еллыкка язылу мәшәкатьлерәк дип, быел еллык подписка рәсмиләштердек. Киләчәктә дә, Аллаһы боерса, язылырбыз, — ди ул.